Бакы () — Азәрбайҗан Җөмһүриятенең башкаласы, фәнни-техник һәм сәнәгый үзәге, Каспий диңгезендә шактый зур порт һәм Кавказның иң зур шәһәреВизит Дмитрия Медведев в Азербайджан. Кстати, столица Азербайджана Баку – самый большой город на Кавказе и крупнейший порт на Каспийском море Азербайджан .
Шәһәр мәйданы 2 430 км². Бакы Апшерон ярымутравының көньяк ярында урнашкан. Шәһәр үзенең борынгылыгы, территория зурлыгы һәм халык саны буенча Көнчыгышның иң зур шәһәрләренең берсе булып санала. Апшерон ярымутравы халкы белән бергә, агломерация халкы 2 545, 6 мең кеше тәшкил итә. 2009 елда Бакы БДБда сәяхәт итүче эшкуарлар өчен иң кыйммәт шәһәр булып танылган. Халык
География Шәһәр Апшерон ярымутравының көньяк өлешендә, Каспий диңгезе ярында урнашкан.
Бакыдан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) Берлин ~ 3070 км Киев ~ 1870 км Тбилиси ~ 452 кмГәнҗә ~ 297 км Самар ~ 1417 км Әстерхан ~ 676 км Махачкала ~ 387 км Мәскәү ~ 1910 км Нурсолтан ~ 2042 км Атырау ~ 763 кмЕвлах ~ 283 км Ереван ~ 455 км Карс ~ 584 км150px|center|Җилләр розасы Төркмәнбашы ~ 261 км Ташкәнт ~ 1626 кмНахчыван ~ 413 км Бәгъдад ~ 930 км Иерусалим ~ 1620 км Тәһран ~ 545 км Манама ~ 1590 км Мәккә ~ 2310 км Кандаһар ~ 1735 км Карачи ~ 2362 км
Климат
Шәхесләр Азәрбайҗаннар Хөсәен Араблинский (1888—1919), трагик актер, режиссер. 1918 елда Әстерхан татар театрында эшли. Сара Ашурбәйли (1906—2001), тарих фәннәре докторы (1966), профессор, Азәрбайҗан ССР дәүләт премиясе лауреаты (1970). Азәрбайҗан ССР атказанган фән эшлеклесе (1982). Өммелбану Әсәдуллаева (Банин, 1905—1992), азәрбайҗан милләтеннән Франция язучысы. Афаг Бәширкызы (1955), кино- һәм театр актрисасы, Азәрбайҗанның халык артисты (1993). Полад Бүлбүлоглу (1945), җырчы, актер, композитор, дипломат. Анар Рзаев (Анар; 1938), Азәрбайҗанның халык язучысы (1998), Азәрбайҗан ССР Дәүләт премиясе лауреаты (1980). Зөләйха Сәетмәммәдова (1919—1994), Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, 1951—1974 елларда Азәрбайҗан ССР социаль тәэминат министры. Вәҗиһә Сәмәдова (1924—1965), рәссам, Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965). Онегин Хаҗикасыймов (1937—2002), шагыйрь, 1985 елдан православие монахы. Корбан Хәлилов (1906—2004), АзССР җирле сәнәгать (1955―1958), финанс (1958―1969) министры, АзССР Югары шурасы президиумы рәисе (1969―1965). Чыңгыз Абдуллаев (1959), Азәрбайҗанның халык язучысы (2005).
Татарлар Тимур Абдикеев (1979), опера җырчысы (бас), Татарстанның атказанган артисты (2010). Ирадә Әюпова (1971), ТР мәдәният министры. Рафаил Ильясов, ТРның Азәрбайҗандагы даими вәкиле. Эльмира Минһаҗева (1961), медицина фәннәре докторы (2002), профессор. Земфира Мифтахетдинова (1963), спортчы (стендлы ату), 2000 елның җәйге Олимпия уеннары чемпионы, 2004 елның җәйге Олимпия уеннары бронза призеры, дөнья чемпионы (1995, 2001), Европа чемпионы (1986, 1987, 1988). Рәсим Яхин (?), Икенче Карабах сугышында (2020) катнашучы. Азәрбайҗанның Паралимпиада җыелма командасы әгъзасы.
Галерея
Моны да карагыз Бакы метрополитены
Сылтамалар
Бакы. Мәгълүмати портал. Бакы. Фотосурәтләр. Искәрмәләр
Төркем:Каспий диңгезе портлары * Төркем:БМО әгъза-дәүләтләренең башкалалары Төркем:Азәрбайҗан шәһәрләре Төркем:Миллионер-шәһәрләр