Салкын сугыш тәмамлану, ССРБ таркалу елы.
Вакыйгалар 1 гыйнвар — Бөгелмә авазы газетасының беренче саны чыга. 20 гыйнвар — Кырым халкы референдумда утрауларына автономия статусын кайтаруны яклап чыга. 20 гыйнвар — Латвия башкаласы Рига каласында баррикадалар ясала. 3 март — Референдумда Латвиянең -ты һәм Эстониянең -ты ССРБдан бәйсезлек өчен тавыш бирәләр. 17 март — ССРБ-ны саклау турында референдум уза. 6 республика аны үткәрүдән баш тарта. 9 апрель — Гөрҗистан Югары Шурасы илнең дәүләт суверенлыгын һәм ССРБ-дан бәйсезлекне игълан итә. 19 апрель — Татарстанның Апас районынан Кайбыч районы бүленеп чыга. 14 май ― Татарстан Югары Шурасы Татарстан Президенты вазифасын гамәлгә куя. 12 июнь — Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. 25 июнь — Словения һәм Хорватия Югославиядән бәйсезлекне игълан итә. 27 июнь — Югославия халык армиясе Словениягә бәреп керә. 30 июнь — Кырым татарлары милли мәҗлесе суверенитны игълан итә, милли гимны һәм байракны раслый. 5 июль — Татарстан ССР Югары Шурасы сессиясендә Мөхәммәт Сабиров республиканың Премьер-министры итеп раслана. 29 июль — РСФСР Литва бәйсезлеген таный. 16 август — Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында Шартнамә төзелә. 19 август — ССРБда ГКЧП оештырыла. 20 август — Эстония бәйсезлеге игълан ителә. 21 август — Латвия үз бәйсезлеген торгызуы турында игълан итә. 21 август — ГКЧП таркала. 4 сентябрь — Кырым дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. 6 сентябрь — ССРБ Эстония, Латвия, Литва дәүләтләренең бәйсезлеген таный. 6 сентябрь — Ленинградка тарихи Санкт-Петербург атамасы кайтарыла. 8 сентябрь — Македония бәйсезлекне яулый. 11 сентябрь — Кубадан 11 меңлек совет гаскәрләре чыгарыла. 17 сентябрь — Латвия, Литва, Эстония, Төньяк һәм Көньяк Корея илләре БМО-га керделәр. 21 сентябрь — Референдумда Әрмәнстанның бәйсезлеген хуплаган. 22 сентябрь — Таҗикстанда Компартия тыелды. 23 сентябрь — Әрмәнстан үз бәйсезлеген игълан итә. 30 сентябрь — Татарстан президентының Татарстан Фәннәр академиясен оештыру турында боерыгы чыга. 15 октябрь — милли хәрәкәт вәкилләре, Татарстан суверенитетын закон белән ныгытуны таләп итәр өчен, Югары Совет утырышы барган бинага бәреп керү омтылышын ясыйлар. 24 октябрь — «Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге акты турында» карар кабул ителә. 26 октябрь — Төрекмәнстанда узган референдумда халыкның күпчелеге ил бәйсезлеге өчен тавыш биргән. 16 декабрь — БМО үзенең 1975 елда кабул ителгән сионизм расизмга тиңләгән карарны кире кага. 25 декабрь — Михаил Горбачев ССРБ президенты постыннан китә. РСФСР исеме Россия Федерациясенә үзгәртелә. 26 декабрь — ССРБ таркалуы, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге оешмасы төзелә.
Туулар
25 март — Динә Гарипова, Татарстан җырчысы, Беренче канал оештырган җыр бәйгесе җиңүчесе (2012). 7 май — Дания Нәгыйм, шагыйрә. 23 май — Лена Майер-Ландрут, алман җырчысы, Ослода узган халыкара Евровидение 2010 җыр бәйгесе җиңүчесе. 10 июль — Айдар Җаббаров, театр режиссеры. 21 август — Артур Шайдуллин, драма актеры. 28 сентябрь — Ринат Фәхретдинов (1991), катнаш көрәш (MMA) белән һөнәри шөгыльләнүче спортчы.
Вафатлар
Җәмил Гыйльманов, татар галиме, тарихчы. Әхмәт Галиәкбәров, татар артисты. 19 гыйнвар — Гозәер Абдураманов, Советлар Берлеге Каһарманы. 28 март — Әмир Нәҗип, шәркыятьче галим, тюрколог. 3 апрель — Грэм Грин (), инглиз язучысы. 12 апрель — Нури Арсланов, татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты. 3 май — Гайшә Рахманкулова, беренче татар хатын-кыз профессиональ рәссам. 24 июнь — Әхмәт Исхак, татар шагыйре, тәрҗемәче. 30 июнь — Тамара Ханым, биюче, ССРБ халык артисты. 21 август — Дмитрий Комарь, август фетнәсендә һәлак булучы, Советлар Берлеге Каһарманы. 17 август — Тәлгать Миңнебаев, журналист-теоретик, сәясәт белгече, КДУның журналистика кафедрасы мөдире. 30 август — Газиз Кашапов, татар язучысы, журналист. 28 октябрь — Газиз Зыятдинов, Академия театры артисты. 11 ноябрь — Михаил Куприянов, ССРБ халык рәссамы. 18 декабрь — Альберт Сафин, татар язучысы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Гөлшат Зәйнашева, татар шагыйрәсе («Илле җыр» китабы өчен). Әбрар Кәримуллин, татар галиме («У истоков татарской книги», «Татарская книга пореформенной России», «Татарская книга XX века» трилогиясе өчен)Тукай премиясе лауреатлары — Әбрар Кәримуллин.
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Пьер Жиль де Жен. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Рихард Эрнст. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Эрвин Неер, Берт Сакман. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Надин Гордимер. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Рональд Коуз. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Аун Сан Су Чжи.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
* Төркем:Еллар