Вакыйгалар 27 гыйнвар — ССРБ Сталин репрессияләре корбаннарын аклый башлый. 3 июнь — Сахарада Борынгы Мисыр фараоны Санхет кабере табыла. 5 июль — Элвис Пресли үзенең беренче җырын яздыра. 17 сентябрь — Новая Земля утравында ССРБ-ның атом-төш коралы өчен полигон барлыкка килә. 25 декабрь — чирәм җирләрне күтәрү турында КПСС ҮК һәм ССРБ Министрлар Шурасы карары чыга.
Туулар
2 гыйнвар — Факил Сафин, язучы, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк лауреаты. 6 гыйнвар — Ралиф Сафин, бизнесмен; җырчы Алсуның әтисе. 12 гыйнвар — Рәшит Әхмәтов, нашир һәм журналист. 24 февраль — Алсу Гайнуллина, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты. 18 март — Вахит Имамов, татар язучысы, тарихчы. 24 март — Александр Серов, эстрада җырчысы, РФ халык артисты. 16 июнь — Марат Әхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. 30 июнь — Серж Саргсян, Әрмәнстан президенты. 7 июль — Илгиз Закиров, композитор. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. 9 июль — Фәйрүзә Мөслимова, татар шагыйрәсе. 17 июль — Ангела Меркель, Алмания сәясәтчесе. 17 июль — Халидә Бегичева, популяр татар җырчысы. 28 июль — Уго Чавес, Венесуэла президенты. 14 август — Хафиз Миргалимов, сәясәтче. 20 август — Ринат Нуруллин, татар шагыйре, математик. 31 август — Нурмөхәммәт Хөсәенов, мәгърифәтче, татар гимназиясе директоры, милли активист. 31 август — Камил Әбләзов, Сарату татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, тарихчы. 2 сентябрь — Габдулла хәзрәт Галиулла, Нурулла мәчете имамы. 9 ноябрь — Ранас Ганиев, техник фәннәр докторы. 11 декабрь — Владимир Мироваев, үзешчән композитор. 26 декабрь — Ризван Хәкимов, композитор, автор-башкаручы (Уфа). Вафатлар
17 гыйнвар — Сәхаутдин Миңлекәй, педагог, шагыйрь һәм фольклорчы. 9 март — Вагн Экман (Vagn Walfrid Ekman) швед океанографы. 3 май — Габдрахман Рәфыйков, татар мәгърифәтчесе, мөгаллим, Хезмәт Батыры. 6 июнь — Бәкер Яфаров, борынгы татар әдәбияты галиме. 6 июль — Гомәр Гали, татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче. 22 октябрь — Закир Кадыйри, татар мәгърифәтчесе, мөгаллим, көнчыгыш халыклар белгече. 16 декабрь — Салих Сәйдәшев, татар композиторы. 22 декабрь — Николай Дмитриев, төрки телләр белгече, академик.
Төркем:Еллар Төркем:1954 ел