Вакыйгалар 6 гыйнвар — ССРБ-ның икенче Бөтенсоюз җанисәбе уза. 21 март — ССРБ-да фәнни дәрәҗәләр һәм исемнәр кертелә. 1 апрель — Бирма Һиндстаннан аерыла. 23 июнь — татар телен дәүләт теле иткән икенче БАССР конституциясе кабул ителә. 30 июль — гадәттән тыш НКВД «өчлекләр»енә халык дошманнарына үлем карарларын чыгару вәкаләте бирелә. 21 сентябрь — Джон Толкинның «Хоббит, яки бару һәм кайту» романы чыга.

Туулар

1 гыйнвар — Ягъсуф Шәфыйков, язучы. 20 гыйнвар — Минтимер Шәймиев, Татарстанның беренче президенты. 20 гыйнвар — Ревдар Садыйков, балет артисты, Тукай бүләге иясе. 20 февраль — Нурхәтим Бикколов, рәссам. 28 февраль — Ибраһим Биектаулы, татар шагыйре Ижау. 11 март — Индус Сирматов, язучы-прозаик, Казан телестудиясендә сәнгать тапшырулары редакторы. 14 март — Равил Фәхретдинов, галим. 23 март — Васил Гайфуллин, галим, ректор, ТР мәгариф министры (1990-1997). 24 март — Вагыйз Фәтхуллин, техник фәннәр кандидаты, профессор, татар телендә техник белем бирү оештыручыларының берсе. 24 март — Нурмөхәммәт Хисамов, академик, татар галиме. 10 апрель — Белла Әхмәдуллина, Россия шагыйрәсе, язучы һәм тәрҗемәче. 18 апрель — Светлана Немоляева, РСФСР халык артисты. 22 апрель — Габделәхәт Чинкин, күренекле биолог-галим. 22 апрель — Джек Николсон, АКШ киноактёры, кинорежисёр, сценарист. 7 май — Рәмзи Вәлиев, тарихчы. 1 июнь — Фарсил Зыятдинов, язучы, икътисадчы. 2 июнь — Нурдия Җүрәева, ТДОһБТның баш хормейстеры. 13 июнь — Ренат Еникиев, татар композиторы. 25 июнь — Флүс Газизов, химик-технолог, фән докторы (Стәрлетамак). 30 июнь — Гайнан Сәетхуҗин, велоузышчы, «Тынычлык велоярышлары»нда җиңүче (1962). 7 июль — Булат Мансуров, режиссер, артист, сценарист. 8 июль — Альберт Фәтхи, борынгы татар әдәбияты белгече. 11 июль — Дилә Булгакова, татар шагыйрәсе (Уфа). 20 июль — Марат Хөснетдинов, ССРБ, РФ министры урынбасары. 27 июль — Галимҗан Хөсәенов, футболчы, ССРБ чемпионы (1937-2010). 31 июль — Эдита Пьеха, эстрада җырчысы, ССРБ халык артисты (1988). 15 август — Рөстәм Мингалим, татар драматургы. 12 сентябрь — Назыйм Ханзафаров, Татарстан Дәүләт гербы идеясе авторы, филология фәннәре докторы. 24 сентябрь — Үмәр Мәүлиханов, данлыклы спортсмен-кылыччы, Олимпия чемпионы (Мәскәү). 29 сентябрь — Рәшит Зәкиев, «Чаян» журналы баш мөхәррире. 17 октябрь — Гегель Гәрәев, химия фәннәре докторы. 23 октябрь — Дания Гыймранова, театр белгече һәм тәнкыйтьче. 12 ноябрь — Зиннур Насыйбуллин, шагыйрь. 16 ноябрь — Кояш Тимбикова, шагыйрә. 16 ноябрь — Булат Габитов, кинематографист, режиссер. 17 декабрь — Альберт Хәсәнов, язучы. 20 декабрь — Фәтхулла Абдуллин, татар язучысы, публицист, драматург (Түбән Кама). Дамир Асылов, татар журналисты (Бөгелмә). 27 декабрь – Ибраһим Гафуров, үзбәк язучысы.

Вафатлар

Ярлы Кәрим, татар шагыйре. 16 май — Яков Шкетан, мари журналисты, язучысы һәм драматургы. 19 июнь — Джеймс Барри, инглиз язучысы, драматург. 21 июнь — Касыйм Бикколов, дин эшлеклесе, язучы. 30 июнь — Виктор Несмелов, фәлсәфәче, , профессор. 20 июль — Гульельмо Маркони, итальян радиотехнигы, радионы уйлап табучы. 3 август — Нигъмәт Хәким, лингвист, фольклорчы, «Идегәй» дастанын теркәүче. 3 август — Муса Йосыпов, революционер, журналист. 3 август — Сафа Борһан, журналист. 14 август — Хөсәен Тарпищев, сәясәтче, ТАССР финанс халык комиссары. 16 август — Сәлах Атнагулов, мөхәррир, «троцкийчы». 19 август — Газыйм Касыймов, ТАССР һәм БАССР дәүләт эшлеклесе. 23 август — Альбер Руссель, француз композиторы. 23 август — Муллаян Халиков, БАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе. 25 август — Александр Куприн, татар чыгышлы рус язучысы. 3 сентябрь — Нәҗип Хәлфин, сәяси эшлекле, журналист, педагог. 4 сентябрь — Андрей (Ухтомский), Уфа епискобы. 21 сентябрь — Бернат Мункачи, венгр тел белгече, этнограф, әдәбият белгече һәм фольклорчы. 27 сентябрь — Фатих Кәрими, күренекле татар язучысы, нашир, журналист, җәмәгать эшлеклесе. 27 сентябрь — Афзал Таһиров, татар язучысы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 27 сентябрь — Хаҗи Габидуллин, ТАССР дәүләт эшлеклесе, тарихчы-профессор. 27 сентябрь — Хафиз Кушаев, Башкортстан АССР-ның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 3 октябрь — Нәҗип Хәлфин, сәяси эшлекле, журналист, педагог, географ, юрист-галим. 13 октябрь — Бәкер Чобан-задә, кырымтатар шагыйре, төрки телләр белгече, шагыйрь. 19 октябрь — Эрнест Резерфорд, британ физигы, химия буенча Нобель премиясе лауреаты. 27 октябрь — Измаил Фирдәвес, кырымтатар сәясәтчесе, ТАССР һәм Кырым АССР хөкүмәтләре әгъзасы. 27 октябрь — Сәгыйть Сүнчәләй, татар шагыйре, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе. 27 октябрь — Ариф Енбаев, сәясәтче, революционер. 27 октябрь — Кәшшаф Мохтаров, ТАССР халык комиссарлары шурасы рәисе, «солтангалиевче». 27 октябрь — Ильяс Алкин, хәрби һәм милли хәрәкәт эшлеклесе. 30 октябрь — Хөсәен Мәүлүтев (1893-1937), инкыйлабчы. 1 ноябрь — Кузебай Герд, күренекле удмурт шагыйре. 4 ноябрь — Мәхмүт Галәү, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче. 11 ноябрь — Сергей Чавайн, мари язучысы һәм драматургы. 13 ноябрь — Хафиз Палютин, дәүләт эшлеклесе, ТАССР юстиция халык комиссары. 27 ноябрь — Азиз Ялымов, инженер, революционер. 3 декабрь — Шамил Усманов, татар язучысы, драматург. 23 декабрь — Мөхлисә Бубый, җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы. 25 декабрь — Кадыйр Хәеров, мәдәният эшлеклесе, Мәскәүдәге үзәк татар мәдәнияте йорты директоры. 26 декабрь — Яков Турхан, чуаш шагыйре, рухани. 26 декабрь — Мөхәммәтсафа Баязитов, мөселман дин эшлеклесе, Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең 6 нчы мөфтие (1915-1917). Хөснулла Баһаветдин, Хөснулла ахун — татар дин әһеле, мөгаллим.

Төркем:Еллар Төркем:1937 ел