Зилә Вәлиева — Татарстан сәясәтчесе, мәдәният эшлеклесе.

Биография Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы 1952 елның 15 октябрендә Уфа шәһәрендә туа.

Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый (1978 ел). 1970-1980 еллар – Уфа шәһәре «Ленинчы» республика яшьләр газетында , әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. 1980-1982 еллар – Казан шәһәре «Вечерняя Казань» газеты е. 1982-1990 еллар – Казан шәһәре "Советская Татария" газетында , социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире. Казан шәһәре «Известия Татарстана» газетында сәясәт бүлеге редакторы.

1992-1995 еллар – Татарстан Республикасы Югары Советы рәисенең беренче урынбасары.

1995-1999 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

1999 елның сентябрь ае – 2001 елның апрель ае – Татарстан Республикасының Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры.

2001 елның май ае һәм 2005 елның апрель ае – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

2005 елның 29 апреленнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры.

2012 елның 17 маеннан «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы директоры.

2020 елның 16 гыйнварында алтынчы чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының () беренче утырышында (Анатолий Фомин урынына) Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайланаНадежда Гордеева. Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа рәисе итеп сайланды. Татар-информ МА, 16.01.2020.

2023 елның 20 гыйнварында җиденче чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының беренче утырышында янәдән Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайлана.Надежда Гордеева. Председателем Общественной палаты Татарстана вновь стала Зиля Валеева. Татар-информ, 20.01.2023

2026 елның гыйнварында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе вазифасыннан азат ителгән. Бүләкләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2008 ― «Дуслык» ордены (РФ) 2009 ― РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе 2017 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) — «республиканың тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклауга, үстерүгә, популярлаштыруга керткән өлеше һәм озак еллар башкарган тырыш хезмәте өчен»«Сөембикә», 2017 ел, ноябрь саны, 19нчы бит. 2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены ― «Татарстан Республикасы файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен» Зилә Вәлиева «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Татар-информ, 17.10.2022 2026 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медалеРөстәм Миңнеханов Зилә Вәлиевага Татарстан алдындагы казанышлары өчен медаль тапшырды. Татар-информ, 22.01.2026

Гаилә хәле Кияүдә (ире Римзил Вәли), улы Динислам (Денис).

Искәрмәләр

Сылтамаларар Белем.ру

Шулай ук карагыз

Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр