Диңгез буе өлкәсе () — Россия империясе составында административ-территориаль берәмлек.
Өлкәнең үзәге — Николаевск (1856—1880 елларда), Хабарау (1880—1888 елларда), Владивосток (1888—1920 елларда).
География
Чиктәшлек Як Өлкә Төньяк Камчатка өлкәсе, Якутск өлкәсе Төньяк-көнбатыш Амур өлкәсе Көньяк-көнбатыш Кытай Көнчыгыш Сахалин өлкәсе (диңгез буенча)
Тарих Диңгез буе өлкәсе Көнчыгыш Себернең дмңгез буендагы территорияләрдән (Камчатка белән) 1856 елда оештырыла. 1857 елда аның составыннан Амур өлкәсе чыгарыла. 1858 елда, Айгун договоры буенча, аның составына Амурның унъягы, Уссури елгасы һәм Япон диңгезе арасындагы җирләре кертеләләр. 1880 елда өлкәнең идарәсе Николаевсктан Хабарауга күчерелә; шул ук елда өлкә составыннан Владивосток порты һәм Муравьёв-Амурский ярымутравы аерылып чыгарылалар һәм Владивосток хәрби губернаторлыгына кертеләләр.
1884 елда өлкә составыннан Сахалин отделы (1909 елдан — Сахалин өлкәсе) аерылып чыгарыла; шул ук елда Амур буендагы генерал-губернаторлыгы оештырыла: аның составына Диңгез буе, Амур, Байкал арты һәм Сахалин өлкәләре кертеләләр. 1888 елда Владивосток губернаторлыгы яңадан Диңгез буе өлкәсе составына кертеләләр; шул ук елда өлкәнең идарәсе Владивостокка күчерелә.
1909 елда өлкә составыннан Камчатка өлкәсе аерып чыгарыла.
Административ бүленеш 1909-1917 елларда: Төньяк Уссури округасы Уссури округасы Уда округасы Хабарау округасы
Халык
Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча)1914 елның чикләрендә: Камчатка өлкәсе: Тел Кешеләр саны % рус 76 292 40,15 украин 33 326 17,54 кытай 30 699 16,16 корея 24 297 12,79 эвенк 10 289 5,41 гиляк 4 231 2,22 поляк 3 197 1,68 япон 2 094 1,10 яһуд 1 570 0,83 татар 1 034 0,54 алман 601 0,32 мордва 380 0,20 белорус 274 0,14 якут 230 0,12 литва 209 0,11 бурят 178 0,09 латыш 124 0,07 чиркәс 124 0,07 башка телләр 881 0,46Өязләрдә тел буенча состав: Округа рус украин кытай корея эвенк гиляк поляк япон Удаяһуд — 1,5 %, татар — 1,4 %, якут — 1,2 %, башка телләр — 2,1 %. 40,6 % ... 8,5 % 1,8 % 17,3 % 23,1 % 1,1 % 1,3 % Уссурибашка телләр — 2,6 % 67,9 % 2,8 % 16,0 % 4,5 % 6,2 % ... ... ... Хабараубашка телләр — 4,3 % 49,7 % 4,5 % 17,1 % 2,6 % 20,4 % ... 1,4 % 1,2 % Төньяк Уссурибашка телләр — 3,0 % 33,6 % 25,2 % 17,1 % 17,9 % ... ... 2,0 % ...
Өлкәнең җитәкчелеге
Хәрби губернаторлар Исем Звание Пётр Казакевич контр-адмирал 06.12.1856—04.04.1865 Иван Фуругельм контр-адмирал 04.04.1865—20.04.1870 Александр Кроун контр-адмирал 20.04.1870—07.07.1875 Густав Эрдман контр-адмирал 07.07.1875—04.06.1880 Михаил Тихменёв генерал-майор 04.06.1880—29.04.1881 Иосиф Баранов генерал-майор 29.04.1881—30.08.1888 Павел Унтербергер генерал-лейтенант 01.10.1888—27.05.1897 Диан Субботич генерал-майор 11.06.1897—10.09.1898 Николай Чичагов генерал-лейтенант 04.01.1899—18.01.1903 Алексей Колюбакин генерал-майор 18.01.1903—19.09.1905 Василий Флут генерал-майор 19.09.1905—01.01.1910 Иван Свечин генерал-майор 01.01.1910—03.10.1911 Михаил Манакин генерал-майор 30.10.1911—1913 Арсений Сташевский генерал-лейтенант 1913—1915 Владимир Толмачёв генерал-лейтенант 1915—1917
Искәрмәләр