Түбән Новгород губернасы () — Россия империясе һәм РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.

Губернаның үзәге — Түбән Новгород шәһәре.

География

Чиктәшлек Як Губерна Төньяк Кострома губернасы Көнбатыш Владимир губернасы Көньяк-көнбатыш Тамбов губернасы Көньяк Пенза губернасы Көньяк-көнчыгыш Сембер губернасы Көнчыгыш Казан губернасы Төньяк-көнчыгыш Вятка губернасы

Губернаның мәйданы — 48 241 км² (1847 елда), 51 252 км² (1905 елда), 81 458 км² (1926 елда)http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_26.php?reg=145.

Тарих Пётр Iның өлкә реформасы барышында Түбән Новгород Казан губернасына кертелә. 1714 елда, Казан губернаның төньяк-көнбатыш өлешләреннән Түбән Нвовгород губернасы барлыкка килә, ләкин 1717 елда ул юкка чыгарыла.

1719 елда Түбән Нвогорд губернасы яңадан торгызыла. Үз өчендә өч (Алатырь, Арзамас һәм Нижний Новгород) провинциясенә бүленгән.

1779 елда, Екатерина IIның админитсратив реформасы нәтиҗәсендә Түбән Новгород губернасы Түбән Новгород наместниклыгына әйләнә; аның составына, элекке Түбән Новгород губернадан тыш, Рязань, Владимир һәм Казан наместиклыкларның өлештәре кетреләләр.

1796 елда Түбән Новгород Түбән Новгород губернага әйләнә.

1797 елның октябрендә губернасы элекке Пенза губернасының өлешләре кертеләләр. 1801 елда Пенза губернасы элекке чикләрендә торгызыла.

1922 елда губерна составына Кострома губернаның Варнавин һәм Ветлуга өяләре, Сембер губернаның Кормыш өязе һәм Тамбов губернаның кечкенә өлеше кертеләләр.

1929 елның 14 гыйнврадагы БҮБК карары нигезендә губерналар тулысынча юкка чыгарылалар. Түбән Новгород губернасының территориясендә Түбән Новгород өлкәсе оештырыла — аның составына элекке Вятка губернасының территориясе, Владимир һәм Кострома губерналарның өлешләре кертеләләр.

Административ бүленеш thumb|300px|Түбән Новгород губернасының административ бүленеш

1779 елда, Түбән Новгород барлыкка килү моментта, ул 13 өязгә бүленгән.

1796 елда Кнәгин, Мәкәрҗә, Починки, Пьянский Перевоз һәм Сергач өязләре юкка чыгарылалар.

1802 елда Кнәгин, Мәкәрҗә һәм Сергач өязләре торгызылалар.

№ Өяз Өяз шәһәре Мәйдан, чакрым² Халык саны (1897), кеше 1 Ардатау өязе Ардатау (3546 кеше)5288,0141 625 2 Арзамас өязе Арзамас (10 592 кеше)3307,1138 785 3 Балахна өязе Балахна (5120 кеше)3688,6141 694 4 Васильсурск өязе Васильсурск (3799 кеше)3365,9127 333 5 Горбатов өязе Горбатов (4604 кеше)3190,1134 160 6 Кнәгин өязе Кнәгин (2737 кеше)2595,5106 191 7 Лукаян өязе Лукаян (2117 кеше)5127,5193 454 8 Мәкәрҗә өязе Мәкәрҗә (1560 кеше)6568,2108 994 9 Семёнов өязе Семёнов (3752 кеше)5889,2111 388 10 Сергач өязе Сергач (4530 кеше)2808,4159 117 11 Түбән Новгород өязе Түбән Новгород (90 053 кеше)3208,2222 033

1918—1926 елларда үзгәрешләр

1918 — Горбатов өязе Павлово өязенә исемен алыштыра; Воскресенское өязе барлыкка килә.

1920 — Мәкәрҗә өязе Лысково өязенә исемен алыштыра.

1921 — Балахна өязе Городец өязенә исемен алыштыра. Шул ук елда Выкса, Сормово һәм Починки өязләре барлыкка киләләр.

1922 — губерна составына кертеләләр: Кострома губернаның Варнавин һәм Ветлуга өяләре, Кострома губернаның юкка чыгарылган Коверна өязенең 6 вулысы; Сембер губернасының Кормыш өязе, Тамбов губернасының 4 вулысы. Канавино районы барлыкка килә (хәзер — Түбән Новгородның Канавино районы).

1923 — Ардатау, Варнавино, Васильсурск, Воскресенское, Кнәгин, Кормыш һәм Починики өязләре юкка чыгарылалар; Красные Баки өязе барлыкка килә.

1924 — Балахна һәм Растяпино районнары барлыкка киләләр. Соромов өязе районга өйләнә. 4 вулыс Мари автономиле өлкәсенә күчәләр, 1 вулыс Төньяк Двина губернага күчә.

1926 елда Түбән Новгород губернаның административ бүленеше: № Административ берәмлек Үзәге Мәйдан, км² Халык саны (1926), кеше 1 Арзамас өязе Арзамас8 149351 667 2 Ветлуга өязе Ветлуга17 158234 322 3 Выкса өязе Выкса4 182117 211 4 Городец өязе Городец2 80494 367 5 Красные Баки өязе Красные Баки11 043178 978 6 Лукаян өязе Лукаян6 693320 085 7 Лысково өязе Лысково7 032234 942 8 Түбән Новгород өязе һәм Канавино районы Түбән Новгород4 659386 206 9 Павлово өязе Павлово3 604174 694 10 Семёнов өязе Семёнов7 831135 501 11 Сергач өязе Сергач6 759410 134 12 Балахна өязе Балахна71827 804 13 Растяпино районы Растяпино74032 281 14 Сормово районы Сормово8645 152

Халык

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча): Түбән Новгород губернасы (1 584 774 кеше): Тел Кешеләр саны % рус 1 476 391 93,16 мордва 56 998 3,35 татар 53 093 2,61 мари 6 704 0,42 яһуд 2 493 0,16 поляк 1 257 0,08 белорус 995 0,06 алман 912 0,06 чегән 523 0,03 украин 253 0,02 чуаш 234 0,01 башка телләр 580 0,04Өязләрдә тел буенча состав: Өяз рус мордва татар яһуд мари Ардатау 98,8% ... ... ... ... Арзамас 92,9% 6,9% ... ... ... Балахна 99,5% ... ... ... ... Васильсурск 87,0% ... 8,6% ... 4,2% Горбатов 99,9% ... ... ... ... Кнәгин 98,0% ... 1,9% ... ... Лукаян 85,2% 14,3% ... ... ... Мәкәрҗә 98,5% ... ... ... 1,2% Түбән Новгород 97,6% ... ... 1,0% ... Семёнов 99,9% ... ... ... ... Сергач 73,8% 8,9% 17,1% ... ...Дини состав: Дин Кешеләр саны % Православиединдәгеләр 1 449 387 91,46 Староверлар 88 637 5,58 Мөселманнар 41 332 2,61 Башка диннәр 5 418 0,35

Губернаның җитәкчелеге

Генерал-губернаторлар Исем Алексей Ступишин 1779—1783 Иван Ребиндер 1783—1791 Михаил Каховский 1791—1796

Губернаторлар Исем Андрей Измайлов 1714 Степан Путятин 1715—1717 Юрий Ржевский 1719—1728 Фёдор Хвостов 1729—1730 Пётр Бестужев-Рюмин 02.1730—03.1730 Иван Волынский 1730—1740 Семён Гагарин 1741—1742 Даниил Друцкой-Соколинский 1742—1752 Александр Панин 1753—1757 Максим Макшеев 1757—1762 Сергей Измайлов 1762—1764 Яков Аршеневский 1764—1770 Андрей Квапшин-Самарин 1770—1773 Алексей Ступишин 1773—1779

Наместниклыгының хакимнәре Исем Фёдор Обухов 1779—1780 Иван Белавин 1781—1796

Губернаторлар Исем Андрей Львов 1797—1798 Егор Кудрявцев 1798—1803 Андрей Руновский 1803—05.03.1813 Степан Быховец 05.05.1813—23.12.1818 Александр Крюков 23.12.1818—12.09.1826 Николай Кривцов 12.09.1826—03.04.1827 Иван Храповицкий 03.04.1827—27.01.1829 Илларион Бибиков 24.04.1829—10.09.1831 Михаил Бутурлин 04.12.1831—21.11.1843 Михаил Урусов 21.11.1843—28.12.1854 Фёдор Анненков 29.12.1854—10.09.1856 Александр Муравьёв 10.09.1856—16.09.1861 Алексей Одинцов 16.09.1861—28.03.1873 Павел Кутайсов 14.05.1873—05.01.1880 Николай Безак 22.02.1880—31.08.1882 Николай Баранов 31.08.1882—16.05.1897 Павел Унтербергер 28.05.1897—18.11.1905 Константин Фредерике 05.01.1906—10.02.1907 Михаил Шрамченко 10.02.1907—23.08.1910 Алексей Хвостов 23.08.1910—15.11.1912 Виктор Борзенко 20.12.1912—1915 Алексей Гире 1915—1917

Искәрмәләр

Төркем:Россия империясе губерналары Төркем:Түбән Новгород губернасы