Балезино районы (, ) — Удмуртиянең төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Балезино бистәсе.
География Чиктәшлек ЯкРайон яки регионТөньяк Киров өлкәсе (Афанасьево районы)Көнбатыш Глазов районыКөньяк-көнчыгыш Красногорское районыКөньяк Игра районыКөнчыгыш Кез районы
Районның төньягы Югары Чулман калкулыгында, ә көньягы — Красногорское калкулыгында урнашкан; район җире аша Чүпче, Кеп, Лопья, Чулман, Пызеп, Люк, Юнда, һ. б. елгалар ага.
Тарих Район 1929 елның 15 июльдә элекке Глазов өязенең Балезино һәм Ягошур волостьларның 20 авыл советыннан төзелә. 1963 елда район нигезендә Балезино авыл районы барлыкка килә, аның составына Карсовай һәм Красногорское районнарның өлешләре керә. 1965 елда район хәзерге чикләренә керә.
Халык 1970 1979 1989 2002 2010 50 462 45 446 43 555 38 443 34 615
Милли состав: арлар — 57,6 %, руслар — 30,9 %, татарлар — 9,8 % (2002 җанисәбе буенча). Татарлар Кистем һәм Люк авыл җирлекләрендә күпләп яши.
Танылган шәхесләр Сәмигулла Касыймов — Ватандашлар сугышы каһарманы, ТАССР дәүләт эшлеклесе (Кистем авылыннан). Галиулла Касыймов — Ватандашлар сугышы каһарманы, ТАССР, Кырым АССР дәүләт эшлеклесе (Кистем авылыннан). Энвиль Касыймов (1961―2020), журналист, рәссам. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.
Демография
Адимнистратив бүленеш Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларның саны Халык саны, кеше Мәйдан, га Балезино шәһәр җирлеге Балезино 1 16121 1046 Андрейшур авыл җирлеге Андрейшур 12 1517 10274 Олы Варыж авыл җирлеге Олы Варыж 3 314 4724 Верх-Люкино авыл җирлеге Верх-Люкино 10 508 6830 Воегурт авыл җирлеге Воегурт 15 2934 13300 Исаково авыл җирлеге Исаково 7 914 7512 Каменное Заделье авыл җирлеге Каменное Заделье 7 671 7332 Карсовай авыл җирлеге Карсовай 17 2482 28987 Кистем авыл җирлеге Кистем 5 994 7100 Киршонки авыл җирлеге Киршонки 9 459 5286 Кожиль авыл җирлеге Кожило 8 2210 7186 Люк авыл җирлеге Люк 5 910 7894 Пыбья авыл җирлеге Пыбья 5 742 5675 Сергино авыл җирлеге Сергино 13 1053 14514 Турецкое авыл җирлеге Турецкое 2 530 4401 Эркешево авыл җирлеге Эркешево 7 755 7205 Юндин авыл җирлеге Юнда 10 1503 14990
Социаль инфраструктура
Мәгариф системасы үз эченә 33 мәктәп, 32 балалар бакчасы һәм №33 профессиональ училищесы ала. Медицина ярдәмен ике хастаханә һәм 40 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 34 мәдәният йорты, балалар йорты, 27 китапханә һәм бер музей эшли.
Икътисад
Промышленность ААҖ «Балезинский литейно-механический завод» ООО «Балезинский деревообрабатывающий комбинат» ОАО «Балезинское ремонтно-техническое предприятие» — авыл хуҗалыгы техниканы ремонтлау. ООО «Спиртзавод „Балезинский“»
Транспорт Район җире аша тимер юл уза, 8 станция һәм туктау пункты урнаштырган.
Фотогалерея
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Удмуртиянең Кистем авылын читтә дә таныйлар
*