Гома́н яки Оман () — Гарәбстан ярымутравының төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Йәмән илләре белән чиктәш. Гарәбстан диңгезе һәм Гоман култыгы сулары белән юыла.
Тарих Төп мәкалә: Гоман тарихы
Географик мәгълүмат
Төп мәкалә: Гоман географиясе
Административ бүленү
Сәясәт Төп мәкалә: Гоман сәяси структурасы
Икътисад
Халык Оман халкы соңгы елларда илгә иммигрантлар күп килү сәбәпле бик нык арта. Алар ил халкының яртысын диярлек тәшкил итә. Иммигрантларның иң күбесе Һиндстан һәм Бангладештан, Оманда мегаинфраструктура проектлары саны арту сәбәпле, монда күчкән Oman Population Growth. Халыкның 50 % ы диярлек ил башкаласы Маскатта һәм Маскаттан төньяк-көнбатышка таба Оман култыгы яр буе тигезлегендә яши, шул ук вакытта Көньяк төбәктә 200 000 генә кеше яши. 2017 елда халык саны 4,636 млн кеше тәшкил иткән.
Оман — этник яктан чуар ил, анда, ким дигәндә, 12 төрле телдә сөйләшәләр. Күп кенә оманлылар — Бәлүҗистан һәм Суахили буеннан чыккан кешеләр. Шулай ук илдә якынча 600 000 чит ил кешесе, нигездә, Мисыр, Пакистан, Һиндстан, Бангладеш һәм Филипиннан килгән гастарбайтерлар бар.
Оманда гарәпләр, этник бәлүҗләр, лурлар, суахилилар, һиндлеләр һәм мехриләр яши Oman Demographics.
Дин Оман халкының (5 млн 106 мең кеше) 85,90 % ы (4 млн 386 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,20 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)Muslim Population By Country 2020 . Илнең Төп кануны буенча, дәүләт дине — ислам, шәригать — законнарның төп чыганагы. Барлык конфессияләр өчен дин иреге тәэмин ителә. Дини билге буенча дискриминация тыела һәм, җәмәгать тәртибе бозылмаган очракта, дини йолаларны үтәү иреге күздә тотыла Oman: International Religious Freedom Report 2014.
Оман халкы арасында дин киң таралган. 2010 елда мөселманнар — 85,9 %, христианнар — 6,5 %, һинд дине вәкилләре — 5,5 %, буддачылык тарафдарлары — 0,8 %, яһүдләр 0,1 %, башка диндәгеләр — 1 % һәм динен күрсәтмәгән халык — 0,2 % булган. Мөселман халкының өчтән өч өлеше Ибәди ислам агымы тарафдары. Калганнары сөнниләр һәм шигыйлар. Шигыйлар Маскатта һәм аңа якын тирәдә яши. Шигый-уникечеләрнең җиде мәчетләре бар Some Mosques / ImamBargahs in Muscat . Оманда ислам
Мәдәният
Дәүләт гимны Гоман дәүләт гимнының (نشيد عمان الوطني, Нәшид Гуман әл-Ватани) башлангыч тарихын 1932 елда Бөекбритания корабыннан шул замандагы солтанны каршы алганда хөрмәтләп уйналган фанфара белән бәйлиләр. Кораб капитанына бу көйгә сүзләр язарга да тәкъдим иткәннәр диләр. Гимнның бүгенге текстын 1970 елда, солтан Кабус әс-Сәгыйд хакимлеккә килгән вакытта язганнар. Соңрак, 1996 елда көен дә гарәпләштергәннәр. Гимнда Гоманның Мөхәммәд галәйһиссәлам заманында ук Ислам динен кабул итүе һәм Гоманның иң беренче мөселман илләреннән булуы телгә алына (يا عمان نحن من عهد النبي أوفياء من كرام العرب — Йа, Гоман, без нәби гаһеденнән тәкъва булган кәрамәтле гарәпләр). Оркестр башкаруында:
يا ربنا احفظ لنا جلالة السلطان
والشعب بالأوطان
بالعز والإيمان
وليدم مؤيدا
عاهلا ممجدا
بالنفوس يفتدى
وليدم مؤيدا
عاهلا ممجدا
بالنفوس يفتدى
يا عمان نحن من عهد النبي
أوفياء من كرام العرب
أبشري قابوس جاء
فلتباركه السماء
واسعدي والتقيه بالدعاءЙа Илаһ, солтан галиҗәнапне данла һәм ярлыка,
Халкын, Ватанын сакла,
Гыйззәт-иманын хакла!
Яшә, солтаныбыз,
данлы юлбашчыбыз,
синең өчен җан фида.
Яшә, солтаныбыз,
данлы юлбашчыбыз,
синең өчен җан фида.
Гоман нәби гаһеденнән тәкъва,
без — тугры, кәрамәтле гарәп.
Кабуска догаң хаслап,
Хатиб рухына баглап,
шатландыр аны, мөбарәкләп.Ya İlah, soltan ğälicänapne danla häm yarlıqa,
Xalqın, Watanın saqla,
Ğizzät-imanın xaqla!
Yäşä, soltanıbız,
danlı yulbaşçıbız,
sineñ öçen can fida.
Yäşä, soltanıbız,
danlı yulbaşçıbız,
sineñ öçen can fida.
Ğoman, näbi ğähedennän täqwa,
bez — tuğrı, käramätle ğäräp.
Qabusqa doğañ xaslap,
Xatib ruxına bağlap,
şatlandır anı, möbaräkläp. Хор башкаруында: []
Искәрмәләр
Сылтамалар
Хөкүмәт Мәҗлес Тышкы эшләр министрлыгы ММЧ Гоман рәсми телерадиокомпаниясе Гоман газетасы
Моны да карагыз
Төркем:Оман