Бәхрәйн (рәсми Бәхрәйн Мәмләкәте; ) — Фарсы култыгындагы Бәхрәйн архипелагында урнашкан дәүләт. Гарәп дәүләтләре арасында иң кечкенәсе. Бәхрәйн Согуд Гарәбстаны көнчыгыш ярларыннан 16 км ераклыктагы өч чагыштырмача зур һәм күпсанлы вак утрауларда урнашкан. Согуд Гарәбстаны белән машина күпере аркылы тоташкан.
Тарих Б.э.к. III меңьеллыкта Бәхрәйн җирләрендә алга киткән цивилизация булган. Дилмун дәүләте дип аталучы дәүләт шумерларны һәм башка Елгаара халыкларын Һинд елгасы буе халыклары белән бәйләүче диңгез юлында ятучы мөһим сәүдә үзәге булган.
IV–VI гасырлар да Сасанидлар дәүләтенә керә, аннары Гарәп хәлифәлегенә керә. IX–XI гасырлар – карматлар дәүләте үзәге. XIII гасыр урталары – бәйсезлек ала, тик күп тә үтми, ул Ормуз әмирлеге составына керә. XVI–XVII гасырлар – Португалия хакимлеге астында. XVII–XVIII гасырлар – сәфәви Иран составында. 1780нче еллар – яңадан бәйсезлек игълан ителә. XIX гасыр – Бәһрәйнгә инглизләр үтеп керә. 1871 – Бөекбритания протекторатын урнаштыра, ләкин чынлыкта ул колониягә әверелә. Беренче бөтендөнья сугышы – Бөекбританиянең зур хәрби базасы корыла. Иран хөкүмәте Бәһрәйнне хаксыз рәвештә тартып алынган Иран җире дип исәпли. Икенче бөтендөнья сугышы – Бөекбритания хөкүмәте Бәһрәйнгә зур гаскәр контингентын кертә. 1946 елдан Манама – Фарсы култыгындагы Британия хакимияте башлыгының резиденциясы. 1971 елның 14 августы – бәйсезлек бирелә.
Халык 2007 елда 708573 кешелек халыкның якынча яртысы нигездә Ираннан күчеп килгән эшче-иммигрантлар һәм аларның гаилә әгъзалары булган. Бәһрәйндә Европа һәм Көньяк Азия халыклары вәкилләре күп. Рәсми тел – гарәпчә, шулай ук инглиз, фарсы һәм урду телләре дә кулланыла.
Халык тыгызлыгы – 1 142,9 кеше/км².
Халыкның якынча 30 % 15 яшькәчә, 68 % – 15 тән 65 яшькә кадәр, 3,2 % – 65 яшьтән олы кешеләрдән тора. Дин Халыкның якынча 85 % ы – мөселман, шуларның 75 % – шигыйләр һәм 25 % – сөнниләр (шулай ук идарә итүче гаилә дә сөнни). Шулай ук христианнар (грек православие чиркәве), яһүдиләр, бәһаичылар, Һинд дине тарафдарлары, буддачылык вәкилләре һәм парслар очрый. Бәһрәйндә ислам
Дәүләт төзелеше Бәһрәйн – конституцион монархия. Дәүләт башында король тора. Хөкүмәтне премьер-министр җитәкли. Кабинет 23 министрдан гыйбарәт.
Ике палаталы парламент. Түбәнгесе – Халык вәкилләре палатасы халык тарафыннан сайланган депутатлардан тора, Югарыгысының вәкилләрен король билгели. Ике палатада да 40шар кеше.
Икътисад Илдә нефть һәм газ чыгарыла, алга киткән банк секторы, туризм, әлүмин җитештерү бар. Бәһрәйн азык-төлек белән тулысынча диярлек үз-үзен тәэмин итә.
Шулай ук тискәре яклар да бар – югары эшсезлек дәрәҗәсе (15 %), нефтьнең бетүе, дәүләтнең зур бурычлары, нефть табудан башка тармакларның үсеш алмавы.
Географик мәгълүмат thumb|250px|left|Бәһрәйн картасы
Административ бүленеш Бәһрәйн 12 автоном районга бүленгән: әл-Манама әл-Минтака әл-Вуста әл-Минтака әл-Гарбия әл-Минтака аш-Шамалия әл-Хадд әр-Рифа вә әл-Минтака әл-Җәнубия Җидд Хафс Җузур Хавар Иса, Мухаррак Ситра Хамад
Мәдәният
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча дәүләтләр Төркем:Бәһрәйн Төркем:Кәрлә дәүләтләр Төркем:Конституцион монархияләр Төркем:Һинд дине